Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы, шагыйрь Михаил Юрьевич Лермонтовны искә алу көне уңаеннан “Бөек шагыйрьнең мирасы” дип аталган шигъри альманах үткәрелде. Китапханәче балаларга М.Ю. Лермонтовның тормышы, иҗаты турында сөйләде, китапханәдәге китаплары белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең , “Бородино” шигырен укып рус - француз сугышы вакыйгалары турында фикер алыштылар, “Шигырьләр. Ашик – кериб” әкияте китабыннан шул исемдәге әкиятне, шигырьләрен укыдылар һәм “Буш корабль” (Воздушный корабль) шигыре буенча открытка – аппликация ясадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)