Ана капиталы белән мәгариф хезмәтләре өчен түләргә мөмкин, шул исәптән баланы университетта, урта мәктәптә, колледжда, техникумда һ.б. уку йортларында укыткан өчен кулланырга була. Шулай ук сертификат чаралары уку чорында оешма биргән тулай торакта баланың урнашуы өчен түләү өчен кулланылырга мөмкин.
Ана капиталын теләсә кайсы баланы укытуга сертификат алу хокукына ия булган бала туганнан соң 3 ел узгач (бу шарт мәктәпкәчә белем бирүгә кагылмый) җибәрергә мөмкин. Студент-бала уку датасына 25 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш түгел, ә уку оешмасы Россиядә булырга һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә лицензиягә ия булырга тиеш.
Ата-аналар ана капиталын мәгариф хезмәтләре өчен түләүгә тизрәк һәм җиңелрәк файдалана алсын өчен, ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге республиканың югары һәм урта уку йортлары белән мәгълүмат алмашу турында килешүләр төзеде. Элек ана капиталын баланы укытуга җибәрергә карар иткән гаиләләргә мәгариф оешмасы раслаган түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы килешү күчермәсен тапшырырга кирәк иде. Хәзер, РПФ бүлеге һәм уку йорты арасында килешү төзелгән булса, ата-аналарга ана капиталы белән эш итү турында гариза бирү дә җитә. Моны дистанцион рәвештә-электрон сервислар ярдәмендә дә эшләргә була. Бу очракта Пенсия фонды уку турындагы килешүдән мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып ала.
Пенсия фондының килешүләре булган уку йортлары исемлеге сайтта pfr.gov.ru урнаштырылган, ана капиталын балаларга белем бирүгә ничек юнәлдерергә өйрәтелгән.
Ана капиталы баланың тулай торакта яшәү өчен кулланылса, гаризадан тыш, РПФКА торак урыны наемга алу килешүен, түләү суммасын һәм срокларын күрсәтеп, шулай ук баланың тулай торакта яшәүен раслаучы оешмадан белешмә тапшырырга кирәк булачак.
Ана капиталы белән эш итү турында гаризаны РПФ сайтында шәхси кабинет, дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә мөмкин.