Тойгуҗа авылы китапханәсендә Халыкара дуслык көне уңаеннан “Без барыбыз да төрле - шунда байлыгыбыз да” дип аталган аралашу сәгате үткәрелде. Балалар шушы чарага әзерләнгән биремнәрне бик төгәл башкардылар, әдәби әсәрләрдә чагылыш тапкан дуслык мөнәсәбәтләре турында сөйләштеләр. Шул уңайдан Л.Н. Толстойның “Ике иптәш”, В.Г. Короленконың балалар арасындагы дуслык чагылдырылган “Җир асты балалары” повестеннан, Гарин – Михайловскийның дүрт аяклы дусларыбыз - этләр һәм кеше арасындагы дуслык, ышаныч турындагы “Тёма һәм Жучка” хикәясеннән өзекләр укып фикер алыштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)