Менделеевск Дәүләт статистикасы бүлегендә исәпкә алу персоналын укыту узды.
Ун авыл хуҗалыгы оешмасы, 55 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, тугыз бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерцияле булмаган оешмалар һәм авыл торак пунктларында 4394 хуҗалык районда авыл хуҗалыгы санын алу объектлары булып тора.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы исәбен алу 2021 елның 1-30 августында узачак.
Алынган барлык мәгълүматлар конфиденциаль һәм бары тик җыелма рәсми статистика мәгълүматын формалаштыру өчен генә файдаланылачак.