Казанда «KazanSummit 2021» икътисадый форумы башланды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

28 июльдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты һәм Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников катнашты.

Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтенә Казан саммитына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, форумның төп бурычы – Россиянең ИХО илләре белән икътисади хезмәттәшлеген ныгыту. «Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге-Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән приоритет. Мин барлык катнашучыларга да нәтиҗәле һәм уңайлы эш телим", - дип өстәде ул.

Бүген, 29 июльдә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында «Сәүдә һәм сәнәгать палаталарының халыкара системасы»төп сессиясе узды.

Сессиядә Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International