Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Бердәм диспетчерлык хезмәте хәбәр итүенчә, узган тәүлектә 7 хәбәр килгән.
РҮХ хәбәр иткәнчә, кичәге көндә 134 кеше вакциналаштырылган. Өстәмә рәвештә "V спутнигы" 100 вакцина һәм "Эпиваккорон" 20 вакцина кайтарылды. Барлык теләүчеләр поликлиниканың 113 кабинетында вакцинация ясый алалар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,43% тәшкил итә.
Район авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәбәр ителгәнчә, бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да диярлек урып - җыюга чыкты. Кичә 350 га җыеп алынган, уртача уңыш-17 ц/га, район башлыгы урып-җыюда эшне активрак алып барырга чакырды.
Идарәче компаниягә кичә 11 хәбәр килде, аварияләр булмады.
Киңәшмәдә шулай ук ТКХ өчен түләү җыю, элеккеге бала тудыру йорты бинасын сүтү сроклары, Турайдагы балтырга каршы көрәш, "Чиста уеннар" үткәрү һәм Шәһәр көнен үткәрү алдыннан шәһәр киңлеген рәсмиләштерү турында фикер алыштылар.