Җәйге табигатьтә ял итүне һәркем үзенчә аңлый. Кемдер кояшта кызынып, су керүне үз итә, кемдер урманда дару үләннәре, җиләк җыюны хуп күрә, ә кайберәүләр өчен балык тотудан да шәп ял юк. Әйе, балыкчылар дөньяларын онытып, балык тота. Алар өчен аның зурмы, кечкенәме икәне дә мөһим түгел, бары тик кармак салып, су буенда утыру аларга рәхәт мизгелләр бүләк итә. Ә без, әлбәттә, аларның кармакларына зур балыклар кабуын теләр идек. Күңелле яллар сезгә, балыкчылар.

