Сезне Россия Федерациясенең Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйм!
Десантчылар һәрвакыт батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булдылар. Десант гаскәрләре хаклы рәвештә Россия Кораллы Көчләре элитасы булып санала. Ватаныгызга тугрылыгыгызны сез хәрби хәрәкәтләрнең иң катлаулы һәм җаваплы урыннарнда исбатладыгыз. Кайда куркыныч, кайда көч һәм батырлык кирәк – сез шунда!
Барлык ветераннарга һәм хәрби хезмәткәрләргә - нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телим! Десантлы туганлыкның ныклыгы Ватаныбызның куәтенә һәм гражданнарның тынычлыгына нигезе булсын. Бәхет, уңышлар һәм тугры дуслар Сезгә!