Менделеевскида актив рәвештә күчмә вакцинация уза.
РҮХ табиблары «Айсберг» Боз сараена бардылар, анда «Альфа»территориаль иҗтимагый үзидарәсендә яшәүчеләр вакцинацияләнде. Икенче этапта 38 кеше катнашты.
Процедура алдыннан һәр пациентка температураны, кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәделәр. Уколларны «Гам-ковид-вак» («Спутник V») препараты белән ясадылар.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, икенче компонент беренче прививкадан нәтиҗәне көчәйтә. Covid-19дан вакцинаның икенче дозасы тулы кыйммәтле иммунитетны формалаштыру өчен кирәк.
Менделеевлылар коронавирустан вакцинация ясау турында сертификатларны дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.







