Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә Юрий Визбор иҗатына багышланган «Йөрәкләрне музыка белән тулыландырыйк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать уздырдылар.
Юрий Визбор - бард, актер, журналист, драматург, прозаик, өч йөз искиткеч җыр авторы, кинематографист, һәм, моннан тыш, альпинист, тау чаңгысы спорты буенча тренер, рәссам. Ул автор җырының чишмә башында торды. Аның җырлары туристик слетларда, поход учагы янында яңгырады.
«Сөйкемле минем», «Төнге юл», «Син минем бердәнберем», «Мадагаскар», «Серега Санин», «Ялгыз гитарачы» - алар барысы да чарада яңгырады. Тамашачылар шулай ук аның «Кругозор» журналы пластинкасыннан чыккан тавышлы җыр репортажлары, аның акварель рәсемнәре, фотосүрәтләре, автобиографиядән өзекләр, дусларының истәлекләре белән таныштылар.
.jpg)