2 августта район башлыгы Валерий Чершинцев Совет аппараты һәм Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре белән берлектә Интернационалистлар бульварын карап чыктылар һәм аны реконструкцияләү буенча эшләр турында фикер алыштылар.
Бүгенге көндә бульвар буенча асфальт катламын алыштыру, Менделеев мәйданына төшү баскычлары төзү, агач кисү, сәүдә өчен мәйданчык оештыру һ.б. эшләр бара. Алга таба брусчатка салыначак-җәяүлеләр өчен һәм велоюллар оештырылачак.
Район башлыгы эшләп бетерергә кирәк булган кайбер моментларны билгеләп үтте, башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде һәм билгеләнгән срокларны сакларга кирәклеген билгеләп үтте.
Территорияне реконструкцияләү дәвам итә.
Делегация шулай ук микрорайонда яшәүчеләр белән дә аралашты, җыелучылар быел Химиклар урамы, 2 адресы буенча төзекләндерелә торган ишегалдын карап чыктылар, шулай ук башкарылган эшләр буенча төп моментлар турында фикер алыштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)