"Күренекле шәхесләр"

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Песәй мәдәният йортында "Күренекле шәхесләр" дигән рубликаны дәвам итеп, шагыйрь, җырчы-башкаручы, театр һәм кино актеры Владимир Высоцкий турында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә катнашучы яшьләр өчен презентация тәкъдим ителде, блиц-сорау уздырылды. Иң куанычлысы: катнашучылар актив булдылар, бигрәк тә, кунак егете Булат актер турындагы белемнәре белән шаккаттырды. Очрашу Владимир Высоцкий башкаруындагы җырлар тыңлау белән тәмамланды.

Тэги: цкс
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International