Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.
ЕДДС хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 7 хәбәр килгән.
Аннары Шәһәр көненә әзерлек турында фикер алыштылар.
Үзәк район хастаханәсе хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә СОVID-19 белән чирләүче районда ике кеше. Кичәге көн эчендә 106 кешегә прививка ясалды. 1114 вакцина бар. Теләгән һәркем поликлиниканың 113 кабинетында яисә ФАПларда вакцина ясатырга мөмкин.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәре буенча эшсезлек дәрәҗәсе 0,41% тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы: барлык хуҗалыклар да урып-җыю эшләре алып баралар, уртача уңыш - 16-17 ц/га.