4 августта Менделеевскида Администрация, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре территорияне җыештырырга чыктылар.
Уртак көч белән Тукай, Татарстан, Нефтьчеләр урамнары һәм Химиклар урамының бер өлеше чистартылды. Шәһәр территорияләрен җыештыру дәвам итәчәк.
14 августта Шәһәр көнен бәйрәм итүгә актив әзерлек бара.







