4 август көнне Турай авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә нәни укучылар өчен светофор көненә багышланган «Минем дустым - светофор» исемле викторина үткәрде.
Балалар сорауларга җавап бирделәр һәм юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат ныгыттылар. Чарага юл йөрү кагыйдәләре турында ачык иллюстрацияле китаплар тәкъдим ителгән күргәзмә оештырылды. Балалар зур кызыксыну белән беренче светофор барлыкка килү тарихы турында тынладылар. «Җәяүле әлифбасы» танып-белү бәйгесендә балалар яңа юл билгеләре белән таныштылар..jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)