Киңәшмәдә шулай ук икътисад, сәнәгать һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге башлыгы Лилия Гәрәева да катнашты.
Очрашуда «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре өчен мотивация программасы тәкъдим ителде. Программа буенча фикер алышу кысаларында район кибетләрендә республика күләмендә җитештерелгән алкогольле продукция өлешен арттыру юллары һәм алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау чаралары каралды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча алга таба хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны җентекләп тикшерү турында килешүләргә ирешелде.