Валерий Чершинцев район алдынгыларын бүләкләде

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы белән бергә Әһлиев крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.

Район башлыгы урып-җыю кампаниясе башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр бөртеклеләрне җыеп алу буенча район алдынгыларын бүләкләде. Бүген район буенча иң күп ашлык суктырган комбайнчы Әһлиев Риналь Рәис улы, Иң күп ашлык ташыган Шофер Абдуллин Зөфәр Занир улы бүләкләнде.

Район башлыгы карары нигезендә сентябрьгә кадәр һәр биш көн саен башка алдынгылар бүләкләнәчәк.

Эш сәфәре кысаларында Валерий Чершинцев һәм Илнур Фәрухшин шулай ук Гулиев крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар, анда үз көчләре белән 100 баш сыерга исәпләнгән сөт-товар фермасы төзелә. Хуҗалык башлыгы ферманы агымдагы елның көзендә сафка бастыру планлаштырыла, дип белдерде.

Әмма сыерлар сатып алу мәсьәләсе хәл ителмәгән булып кала. Район башлыгы әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International