Сертификат алу хокукына 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче, яки аннан соңгы балалар туган яки уллыкка алынган гаиләләр, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала туган (уллыкка алынган) гаиләләр ия. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр гамәлдә, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.