Светофорның каникуллары юк

2021 елның 6 августы, җомга

Тойгуҗа авылы китапханәсендә Халыкара светофорлар көне уңаеннан “Светофорның  каникуллары  юк” дип аталган мәгълүмати мавыктыргыч уенлы сәгать үткәрелде.

Китапханәче чарага килгән балаларны Михаил Кривич, Ольгерт Ольгинның “Җәяүлеләр мәктәбе китабыннан” җәяү юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, Талия Шакированың “Юл хәрәкәте билгеләре” китабы буенча иң мөһим җәяүле белергә тиешле юл билгеләрен янә исләренә төшерде. Балалар хәрәкәтле уеннарда катнаштылар һәм транспорт чаралары, юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы шигырьләр укыдылар,  табышмак – сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International