Татарстан – газиз ватаным

2021 елның 6 августы, җомга

Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары “Татарстан – газиз ватаным” танып белү сәгатендә катнашты.

Балалар Татарстан Республикасы символлары турында мәгълүмат алдылар, Казан Кремле буенча “сәяхәт иттеләр”, төрле милләт халыкларының бәйрәмнәре турында белделәр, “Сабантуй маҗаралары” мультфильмын карадылар. Китап-журналлар белән танышкач, уен бүлмәсендә тема буенча рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International