Бүген Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев үзенең туган көнен билгеләп үтә

2021 елның 8 августы, якшәмбе

Сезнең һөнәри осталыгыгыз, үҗәтлегегез, бетмәс-төкәнмәс энергиягез ярдәмендә районыбыз динамик рәвештә үсә, кызыклы проектлар уңышлы тормышка ашырыла, республика һәм федераль әһәмияттәге программалар гамәлгә кертелә. Сезнең муниципаль берәмлек җитәкчелегегез елдан-ел аның бай потенциалын арттыра һәм сыйфатлы икътисади үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Югары оештыру һәм идарә итү сәләте, уй-ниятләрегезне тормышка ашыра белүегез сезгә киләчәктә дә район үсеше һәм менделеевскилыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен теләсә кайсы киңлектәге мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, кызыклы идеяләр һәм аларны тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр телибез. Сезнең изге башлангычларыгыз уңышлы булсын, сез фидакарь хезмәт иткән эшегез, яңа казанышларга юл ачып, шатлык һәм уңай нәтиҗәләр китерсен.

Ихтирам һәм рәхмәт белән, Администрация һәм авыл җирлекләре башлыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International