Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре 7 нче август көнне "Чулпан" балалар бакчасындагы сабыйлар белән
" Җәйне яратасыңмы?" дип исемләнгән ярыш-уен уздырылды. Балаларга җәй турында табышмаклар бик ошады, мәкальләр әйтелде. "Ромашка" , "Иң өлгер" уеннарын да бик яратып уйнадылар. Бәхетле сабыйларның шат авазлары җәйге көнгә бер ямь өстәде.


