Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Менделеевск районы буенча балаларны йөртүче мәктәп автобусларының техник торышын тикшерде.
«Ушков утрауларына» паркы мәйданчыгына яңа уку елына техник әзерлекне тикшерү өчен «Балалар» дип язылган сары «Газельләр»килгән иде.
Рейд барышында янгын сүндергечләр, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре тикшерелде. автобус салонында яктылык җиһазларының төзеклеге, куркынычсызлык каешларының булуы һәм эшкә сәләтлелеге каралды.
- Бүген без Менделеев балаларын йөртә торган биш мәктәп автобусын тикшердек. Беренче сентябрьгә мәктәп автобусларының торышы турында тулы күзаллауга ия булачакбыз, - диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Алмаз Сафин.
Тикшерү эшләреннән соң А. Сафин машина йөртүчеләр белән инструктаж үткәрде, анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә игътибар иттеләр.



