Менделеевскида 38 яшьлек хатын-кыз алимент түләүдән качкан өчен хөкем ителгән

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Менделеевск районы прокуратурасы җирле 28 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта хөкем ителүченең балигъ булмаган кызын тотуга барлык төр хезмәт хакының бер өлеше күләмендә ай саен акча түләргә тиешлеге ачыкланган. Әмма 2020 елның сентябреннән 2021 елның маена кадәр хатын алимент түләүдән баш тарта, балага матди ярдәм күрсәтми. Шул ук вакытта элек хөкем ителүче шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган инде.

Алиментлар буенча бурыч 99 мең сумнан артып киткән.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа алты ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, ул хезмәт хакының 10% ын дәүләт табышына тотып кала.

Хөкем карары законлы көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International