Менделеевск районында яшәүче 30 яшьлек егет полиция хезмәткәрен мәсхәрәләгән өчен хөкем ителгән

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Менделеевск районы прокуратурасы җирле 30 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирне РФ Җинаять кодексының 319 маддәсендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкилен мыскыл итү) гаепле дип тапкан.

2020 елның 10 июнендә хөкем ителүченең исерек хәлдә кибет бинасында үз вазифаларын башкарган полиция участковыйны мыскыл итүе ачыкланган.

Суд утырышында ир үз гаебен таныган. Суд аңа 18 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International