Менделеевскида яшәүче 34 яшьлек ир машина урлауда гаепләнә

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Менделеевск районы прокуратурасы 34 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 166 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.

Хокук сакчылары версиясе буенча, 2021 елның 14 июнендә төнлә Менделеев районының Енабердино авылында Ленин урамы буенча 1 нче йорт янында булган эш фигуранты караучысыз калдырылган Беларус-1221 тракторын урлаган. Соңрак полиция хезмәткәрләре урлаучыны тоткарлый.

Ир үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше Менделеевск район судына тикшерү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International