Роспотребнадзор: балаларны талпаннардан ничек сакларга?

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Паразитлар ни белән куркыныч?

Талпаннар инфекцион чирләрне күчереп йөртәләр. Мәсәлән, паразит тешләүдән кеше талпан энцефалиты, боррелиоз яки күпсанлы таплы талпан чабыткылары белән авырый ала. 

Вируслы талпан энцефалиты – ул күбесенчә үзәк нерв системасына зыян салучы көчле инфекцион авыру. Тешләгәндә талпан кеше организмына кан юлларын киңәйтүче һәм авыртуны басучы матдәләр, ә алар белән вируслар һәм микроблар да кертә. 

Инфекциянең инкубацион дип аталган вакыты җидедән алып 30 көнгә кадәр барырга мөмкин. Талпан энцефалиты еш кына температураның 39-40 градуска күтәрелүе һәм туңып калтыраудан башлана. Табиблар сүзләренә караганда, авыру яктылыктан курку, күз алмасының авыртуы, йотканда тамакның авыртуы яки мышцаларның сызлавында чагылырга мөмкин. 

Вакытында табылмаган талпан энцефалиты үзәк нерв системасының зарарлануына, паралич һәм хәтта үлемгә дә китерә. 

Чир кайда йогарга мөмкин?

Талпан тешләвеннән урман, парклар һәм бакча участокларында зыян күреп була. Ә менә талпан бореллиозын паразит тешләвеннән зыян күргән хайваннардан да эләктерергә мөмкин.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Россиядә талпан энцефалиты белән авыру буенча иң югары күрсәткечле регионнар - Төньяк-Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International