Роспотребнадзор РФ сәламәтлек һәм туклану порталында сәламәт туклану һәм авыруларны профилактикалау программаларын сайлап алу буенча мультифункциональ сервис эшли башлады

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте «сәламәт туклану» проекты кысаларында «4 сезон – сәламәт кеше тәлинкәсе»дигән туклану, профилактика һәм сәламәтләндерү программаларын сайлап алу буенча яңа күп функцияле сервисны эшләтеп җибәрү турында игълан итә. Аның ярдәмендә һәр кулланучы үзе һәм гаиләсе өчен балансланган рацион төзи, дөрес сезонлы туклану буенча киңәшләр ала, ризыкларның калориялелеге, тән массасы индексын исәпләп чыгара, тренировкалар программасын сайлый, экспертларга сораулар бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International