Чәчәкле сорау

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

11 август көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсенә балалар җыелды. Алар «Чәчәкле сорау» дигән экологик сәяхәт ясадылар.

Җирдә чәчәкләрдән дә матуррак нәрсә юк. Меңләгән төр бизи безнең планетаны. Балалар зур кызыксыну белән чәчәк патшабикәсе Роза сынауларын үтәделәр: пазллар җыйдылар, табышмаклар чиштеләр, әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Һәр биремнән соң балалар чәчәкләр турында легендалар ишеттеләр. Халык зирәклеге: «кем чәчәк үстерә, шул үзенә һәм кешеләргә шатлык китерә», - ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International