Быел өченче "Чиста уеннар" Каенлык янындагы территориядә һәм бакча-дача җәмгыятьләренә алып баручы юл буенда узды.
Акциядә мәктәп, бюджет учреждениеләре коллективлары, пенсионерлар һәм яшьләр катнашты.
Барлык катнашучылар тарафыннан җыелган чүп-чарның гомуми авырлыгы 1100 кг тәшкил итте.
Бу юлы беренче урынны мәгариф идарәсе командасы яулады, ул 231 кг чүп җыйды.
Икенче урынга 1нче мәктәп командасы чыкты, 202 кг калдык җыеп алынды.
Өченче урынны ике команда - Башкарма комитет һәм мәдәният идарәсе бүлеште, территориядән 126 килограмм чүп җыйды.
Барлык катнашучылар да бик тырышып эшләделәр. Призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Теләүчеләр минераль су һәм тәмле туңдырма белән сыйланды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, акция "Экология" илкүләм проекты кысаларында узды.