Җәй - ул ял, күңел ачу һәм яңа белемнәр чоры. Балалар китапханәсе «Супер Поколение» үсеш үзәге һәм «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Яшел даруханә» исемле чара үткәрде.
Очрашу дару үләннәренә багышланган иде. Китапханәче Казакова Л.М. балаларга дару үләннәрен кайда очратырга мөмкин, аларны ничек һәм кайчан җыярга, аларны ничек сакларга һәм нинди файдалы үзлекләре барлыгы турында сөйләде. Балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр һәм файдалы үләннәр турында мультфильм карадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)