Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кавынны ничек сайларга киңәшләре турында

2021 елның 13 августы, җомга

Роспотребнадзор кавын сатып алучылар өчен киңәшләр бирде. Сыйфатлы кавын бөтен була, анда таплар, ярыклар һәм бәрелгән урыннар күренми.

Кавын өлгергәнме икәнен аңлар өчен суккалап карарга кирәк. Тавыш тонык булса, кавын өлгергән, тавышы шалтырап чыкса, кавын әле өлгереп бетмәгән дигән сүз. Койрыгы коры булса да кавын өлгергән була.

Өлгергән һәм сыйфатлы колхозчы сорты кавынының кабыгы шома була, торпедо кавыны, киресенчә, кытыршы һәм буразналы. Өлгермәгән җимешнең кабыгы бераз ялтырап тора.

Кавынны автомобиль юлы буенда сатып алмау хәерле. Аның зарарлы матдәләрне үзенә сеңдергән булуы ихтимал.

Кавынны август азагы, сентябрь башында алып ашау хәерле. Соң өлгерә торган җимешләр файдалырак. Аларны элпә астында үстермиләр, агулар һәм химикатларны, минераль ашламаларны да азрак кулланалар.

Шикәр авыруы, ашказаны җәрәхәте ялкынсынган кешеләргә, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга кавын ашамый тору хәерле, дип киңәш итә Роспотребнадзор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International