22 август - россиялеләр өчен истәлекле дата - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Флаг дәүләтнең мөһим символларының берсе булып тора. Флаг - бердәмлек һәм татулык, милли һәм мәдәният символы.
Балалар китапханәсе «Супер Поколение» мәктәбе лагерында тәрбияләнүчеләр өчен «Россия державасы флагы» мәгълүмат сәгате үткәрде.
Китапханәче Казакова Л.М. балаларга флагның килеп чыгу тарихы, аның элек ничек аталуы турында сөйләде, аның һәр төсе, шулай ук алган белемнәрен уен формасында ныгытты. Очрашу Россия Федерациясе Гимны белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)