Россия флагы көне - ул россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төстәге стяг Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Бу бәйрәм безнең өчен бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра.
21 август көнне Турай авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Россия флагы көненә багышланган «Дәүләтем флагы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Китапханәче Россия флагы барлыкка килү тарихы, триколор төсләренең нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Ватаныбызның милли символларына сакчыл карарга һәр кеше тиеш. Аларда Безнең тарихыбызның байлыгы, гореф-гадәтләре һәм яңа омтылышлар чагылдырылган. Чара ахырында барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)