Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән Рәсәй флагы көне уңаеннан танып белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче катнашучыларны флаг-байракларның килеп чыгу тарихы, мәгънәсе белән слайдлар аша таныштырды. Бергәләп тасмалардан флаглар әзерләп, һәр төснең ни аңлатуы турында әңгәмә корылды. Балалар илебез символларына хөрмәт белән карарга тиешлеген төшенеп, яңа журналлар һәм китаплар белән танышып киттеләр.
.jpg)
.jpg)