22 августта тантаналы бәйрәм - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Песәй авыл китапханәсендә балалар өчен «Куәтле дәүләт флагы астында» дип исемләнгән мәгълүмати-патриотик сәгать үткәрелде.
Китапханәче балаларны дәүләт флагы тарихы белән таныштырды, һәр төснең әһәмияте турында сөйләде. Балалар «Безнең триколор» викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр, Туган ил турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Флешмобта катнаштылар. Чарага «Россия флагы горур җилферди» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)