Дәүләт флагы көне - ул яшь буынга бөек илдә яшәвебез турында сөйләү өчен иң яхшы сәбәп. Өч төстәге стяг Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. 21 августта Тат. Чаллы авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм клуб хезмәткәрләре үсеп килүче буын өчен «Данлы Флаг» дип исемләнгән тарих сәгате әзерләделәр.
Китапханәдә «Ак, зәңгәр, кызыл төс – дан һәм Җиңү символы»дип исемләнгән күргәзмә – викторина оештырылды. Балалар триколорның барлыкка килү һәм раслау тарихы белән таныштылар, Ватаныбызның символлары турында викторина сорауларына актив җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чараның икенче этабы флаглар ясау буенча мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән мастер-класс булды. Балалар зур горурлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә бардылар, үз куллары белән ясалган флагларны күтәрделәр. Һәйкәл янында Россия флагы җәелде һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)