"Флагка тигезләнү"

2021 елның 24 августы, сишәмбе

22 август көнне Россия флагы көнендә Ижевка авыл мәдәният йортында "Флагка тигезләнү" дигән спорт программасы үткәрелде.

Программа башында мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия дәүләте символлары турында әңгәмә үткәрделәр, флаг тарихы турында сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Ә соңыннан барысы да спорт эстафетасында актив һәм күңелле катнаштылар. Чара фотога төшү һәм татлы призлар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International