"Мөмкинлекләр вакыты" 2021

2021 елның 24 августы, сишәмбе

⚡ ️ «Мөмкинлекләр вакыты» 2021: Татарстанда беренче тапкыр авыл территорияләре буенча яшьләр туры уза.

23 август көнне Монай авыл мәдәният йорты активистлары ел саен үткәрелә торган «Яшьләр вакыты» республика акциясендә катнаштылар, аның кысаларында авыл җирлекләре, нәкъ менә Иске Гришкино авылында «мөмкинлекләр вакыты» яшьләр туры узды.

 Менделеевск районы авыл җирлекләреннән яшь кешеләр авыл территорияләрен үстерү командаларына берләштеләр. 

«Авыл көче» эшлекле уены кысаларында 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр конкрет авыл территориясе ресурсларын билгеләделәр, киләчәк образын булдырдылар һәм аның үсешенә шәхси өлеш керттеләр. 

Ел саен республика акциясе республиканың барлык районнарында үткәрелә. Акция яшьләрнең актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү механизмнары буенча ачык фикер алышу өчен район җитәкчеләре белән уникаль мәйданчык булды.

Акциянең оештыручылары - «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» РИО һәм Татарстан Республикасы яшьләр үзәге.

#времямолодых #времявозможностей #мөмкинлекләрвакыты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International