Территорияне төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Иртәгә, 25 августта, 15:00 сәгатьтә Zoom элемтә системасы аша Менделеевскида җәяүлеләр зонасын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү концепциясе Совет, Профсоюз, Химиклар, Тукай, Татарстан, Нефтьчеләр урамнарын колачлап, администрациядән Фомин урамы буенча башланачак.

Төзекләндерүнең гомуми концепциясе велосипед юллары белән боҗралауны үз эченә алачак, яңа яктырту, эскәмияләр, химик элементлар рәвешендәге архитектура формалары барлыкка киләчәк.

Проектның инвесторы - "Аммоний"АҖ предприятиесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International