Кулда китап

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Ижевка авыл китапханәсе һәм аның яшь китап укучылары Самара шәһәренең «үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе оештырган ел саен үткәрелә торган «Кулда китап» халыкара акциясендә катнаштылар.

Ижевканың «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар язучысы Владимир Сутеев иҗаты белән таныштылар. Аның китап битләрендә күңелле геройлар белән очраштылар. Зур игътибар һәм кызыксыну белән балалар әкиятләр тыңладылар, кычкырып укудан соң алар турында фикер алышуда актив катнаштылар. Чара ахырында балалар китап белән һәрвакыт дус булырга, дигән карарга килделәр һәм уку өчен китаплар сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International