«Кулда китап - 2021» халыкара акциясе кысаларында Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. балалар бакчасында булып, акция турында сөйләде, балаларны төрле форматтагы китаплар белән таныштырды.
Кычкырып уку өчен Софья Прокофьеваның «Маша һәм Ойка»китабын сайладылар. Балаларга китап бик ошады, алар укудан соң бирелгән сорауларга бик шат җавап бирделәр. Аннары яшь катнашучылар китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар, балалар язучыларының яраткан әсәрләре битләрен яңадан карадылар. Китапханәче, балалар белән саубуллашканда, аларны әти-әниләре белән китапханәгә килергә чакырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)