Татар китапханәсендә 7 нче бакча балалары белән “Китап белән үткән балачак” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара “Уч төбендә китап” Халыкара акциясе кысаларында узды.
Сабыйлар “Китап” белән дуслаштылар, “Китап нәрсә ярата” уены аша кагыйдәләрне искә төшерделәр, “Балалар, кулыгызга китап алыгыз!” җырын тыңладылар. Акциягә кушылып, китапханәче Г.Морат “Зоопаркта”, Л.Шәех “Безнең ишегалдында” китапларын укыды. Эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрелде. Ахырда балалар, группада уку өчен китап-журналлар сайладылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)