Туган як җырчысы

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Камай авыл китапханәсе язучы Станислав Тимофеевич Романовскийның тууына 90 ел тулуга багышланган "Романовскийны укырга вакыт" Төбәкара челтәр акциясенә кушылды.

Акцияне Алабуга районы ҮКС МБУ оештырды. Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Романовскийның «Певучая гора» китабыннан «Табышмак табам» дигән хикәясен кычкырып уку оештырылды. Балалар укудан соң бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International