"Чәчәк ат, Татарстан!"

2021 елның 31 августы, сишәмбе

29 август көнне Сәйтәк авыл клубында "Чәчәк ат, Татарстан!" Республика көненә багышланган чара узды. Концерт программасында «Туганайлар» керәшен җыр һәм бию халык үзешчән ансамбле һәм авыл үзешчәннәре катнашты. Тамашачылар өчен зур бәйрәм программасы әзерләнгән иде: халык җырлары һәм тамашачылар артистлар белән бергә җырладылар, биеделәр һәм халык уеннарында актив катнаштылар. Концерт тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International