"Туган ягым" викторинасы

2021 елның 3 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Тойгуҗа авылында "Туган ягым" дигән викторина узды. Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфутдинова Гөлнара сораулар, табышмаклар әзерләде, аларга балалар җавап бирделәр һәм баллар эшләделәр. Шулай ук "Кем тизрәк пазл җыя" конкурсы да булды. Җиңүче традиция буенча татлы бүләк алды, ә барлык катнашучылар да татлы карбыз белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International