ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы 9-16° климат нормасыннан 9-16° түбәнрәк, минималь температуралар -20.-25°, аерым районнарда -28°гакадәр булган аномаль-салкын һава урнашты. Республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр аномаль-салкын һава торышы сакланачак.

Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта Федерация Советын формалаштыру тәртибе турындагы закон, шулай ук "Федерация Советы әгъзасы статусы һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты статусы турында" Канунга төзәтмәләр кабул итте.

Тантаналар залында коррекция мәктәбе балалары өчен чаралар узды.

Яңа 2021 елга кадәр 22 көн калды.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр билгеләп үтелә торган инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чәчтарашханәсендә бушлай чәч кистерә алды.

"Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты кысаларында Кураково авылында ятим балалар өчен 4 фатирлы торак йорт төзелеше тәмамланып килә.

2020 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә ГТО Республика команда ярышлары финалы булды.

2020 елның 1 декабреннән 7 декабренә кадәр #вНовыйГодыйГТО республика акциясе узды.

10 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына арест/тыюларны бетерү һәм салу мәсьәләләре буенча Инстаграмда туры эфир уздырачак.

Россия президенты Владимир Путин 2026 елның 1 мартына кадәр "дача амнистиясен" озайту турындагы канунга кул куйды. Закон 2020 елның 19 декабреннән үз көченә керә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International