17 март көнне Монай авыл мәдәният йортында балалар өчен "Йолдызлы сәгать" интерактив уены үткәрелде.
24 март көнне 11.00 сәгатьтә Дуслык паркында Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада шәһәр һәм районның иҗат коллективлары концерты. Барлык теләүчеләрне дә бәйрәмгә көтеп калабыз.
24 март көнне 11.00 сәгатьтә Дуслык паркында Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада шәһәр һәм районның иҗат коллективлары концерты. Барлык теләүчеләрне дә бәйрәмгә көтеп калабыз.
22 март көнне 17.00 сәгатьтә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда халык иҗаты фестивале кысаларында ветераннар арасында «Балкыш-Сияние " VI Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең район этабы узачак. Керү буш.
16 март көнне С.Гассар мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йорты химаясендә Елена Дунаева исемендәге «Менделеев чишмәләре» III Региональ рус җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Мәдәният Идарәсе тарафыннан оештырылган Фестиваль-конкурс яшь буынны рус мәдәнияте кыйммәтләренә җәлеп итүгә һәм традицияләрне саклауга ярдәм итү дип танылды.Быел ул чикләрен киңәйтте: Татарстанның ун районыннан һәм Удмуртиянең солистларын, ансамбльләрен җыйды. Рус җырларын башкаручыларны һәм тамашачыларны Мәдәният идарәсе начальнигы Шигапова Е. В. һәм жюри рәисе Сидорова В. К. сәламләде. Тамашачылар «Сударушка»,«Калинушка», Түбән Кама шәһәренең Халык ветераннар хоры һәм башка ансамбльләр, яшь солистлар Эвелина Салиева, Елизавета Ведегис, Власова Юлия һәм Гаврилова Оксана башкаруында күңел җылысын тыңлады. Соңыннан дипломантларны һәм лауреатларны бүләкләү булды һәм финал җыры башкарылды.
Язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән әдәби очрашуга чакырабыз.
16 нчы мартта Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белəн берлектə театр елына багышлап, «Театрныӊ серле дөньясы» дип исемлəнгəн танып белү сəгате уздырдылар.
Татар Тәкәшендә агач тактаны көйдереп рәсем төшерү буенча остаханә дәресе уздырылды.
Март аенда Сәйтәк авылында яшәүче Талакова Тамара Вессарионовнаның күркәм бәйрәме- 80 яшьлек юбилее билгеләп үтелде .
16 мартта Яңабирде мәдәният йортында яшьләр арасында шашка уеннары уздырылды.