1 мартта без планетада иң популяр йорт хайваннары – мәчеләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмне беренче тапкыр 2004 елда Мәскәү мәчеләр музее инициативасы белән билгеләп үткәннәр. Мәчеләр күп кенә китапларның геройлары булды: алар җинаятьләрне тикшерә, корабльдә сәяхәт итә һәм хәтта төлкеләрне дә аулый ала! Илнәт авыл китапханәсендә “Мәчеләр китап битендә“ дигән мәгълүмат өстәлендә укучылар мыекбайлар турында төрле әсәрләр белән таныштылар.
Бу, йонлач, хәрәкәтчән, ягымлы һәм бик акыллы йорт хайваннарына битараф калган кешеләр дөньяда аз табыла. Сүз, әлбәттә, песиләр турында бара. Аларга мәхәббәт шулкадәр зур булып чыкты ки, алар өчен язның беренче көнендә, 1 мартта билгеләп үтелә торган махсус бәйрәм оештырылган. 2 март көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсендә «Песиләр турында барысы да» дигән күргәзмә булды, анда безнең яраткан песиләребез төп герой булды.
Камай авыл китапханәсе «Иң яхшы уку вакыты: А. Алиш премиясе лауреатларының китапларын укыйбыз» Республика акциясенә кушылды.
3 мартта Монаш авылында Май чабу бәйрәме уздырылды.
28 февраль көнне Бәзәкә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Билгесез яңалык – янәшәдә” дигән экологик уен үткәрелде.
2 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, татар әдәбиятының олуг язучысы Әмирхан Еники ның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Татар әдәбиятының морзасы“ дигән әдәби сәгать үткәрелде.
1 март көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова урта мәктәптә “Мәңгелек дан сиңа, 6 рота!” дигән батырлык дәресе үткәрде һәм Икенче чечен сугышы вакытында 104-нче гвардия парашют десанты полкы 76-нчы гвардия һава десанты дивизиясенең (Псков) подполковник М.Н.Евтюхин җитәкчелегендәге 6 ротаның сан ягыннан нык югары булган Хаттаб боевиклары белән 776-нчы биеклекә булган бәрелешләре турында сөйләде, видеоматериаллар карарга тәкъдим итте һәм китапханәдә Чечен сугышы турында булган китаплар белән таныштырды.
Псков десантчыларының соңгы көрәше тарихка тугрылык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге буларак кереп калды. 2 март көнне Камай авылы мәктәбендә әлеге вакыйгага багышланган “Үлемсезлеккә атлаган, рота” исемле батырлык дәресе уздырылды.
1нче мартта Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белəн берлектə 6нчы рота десантникларыныӊ истəлек көненə багышлап, «776 нчы биеклектəге сугыш» дип исемлəнгəн батырлык дəресе уздырдылар.
2 мартта Монай мәдәният йортында "Иң кадерле кешеләргә-чәчәк бәйләмнәре" остаханәсе уздырылды.