Менделеевлылар "Химик" стадионында Сабантуйны матур, күңелле һәм киң колач белән бәйрәм иттеләр. Традиция буенча, милли бәйрәм чәчү эшләрен тәмамлауга һәм яхшы уңыш алуга багышланган иде.
13 нче июнь кичендә, 2021 нче елның 14 нче июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 15-20 м/с), урыны белән яшен булуы көтелә.
Үзәк китапханәдә Россия көненә багышланган «Гаҗәеп Россия» дип исемләнгән күргәзмә – викторина оештырылды.
12 нче июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм - милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Безнең ил күп төрле. Һәркемнең яраткан почмагы бар. 11 нче июнь көнне Сәйтәк авыл китапханәсендә «Россия - минем Туган илем» дип исемләнгән танып–белү-уен программасы үткәрелде.
11 нче июнь - Тат. Чаллы авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган «Минем гимн, Минем флагым, минем Россия» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
11 нче июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә укытучылар Әхмәтгәрәева Г.Г. һәм Фаттахова А. А. белән берлектә «Теремок» мәктәп яны лагере балалары өчен Россия көненә багышланган «Безнең данлы символлар» - танып-белү сәгате үткәрделәр.
Илнәт авыл китапханәсе «Россия – минем Туган илем» дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде.
Хөрмәтле Менделеевск районы халкы!
Сезне искиткеч бәйрәм – Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм!
Тойма авыл китапханәсендә китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә Россия көненә багышланган «Без Россиядә яшибез» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Район башлыгы Валерий Чершинцев Бәзәкә һәм Абалач авылларында яшәүчеләрне һәм кунакларны татар бәйрәме - Сабантуй, ә Енабердино авылында удмурт Гырон быдтон белән котлады.